Шәһри Казан

Казанда WorldSkills International директорлар советы утырышы була

8-10 март көннәрендә "Корстон"да WorldSkills International директорлар советы утырышы үтәчәк.

Казанга WSI президенты Саймон Бартли, башкаручы директоры Дэвид Хоуи, директорлар советы әгъзалары һәм секретариат килә. 9 мартта WSI секретариаты катнашында дөнья чемпионатына әзерлек буенча проект сессиясе дә башлана. Сессия кысаларында WSI секретариаты WorldSkill чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрүне регламентлаштыручы документлар һәм төп стратегияләрне тәкъдим итәчәк, партнерлар һәм иганәчеләр белән эшләү механизмнары турында сөйләячәк. «Ворлдскиллс Россия» Союзы, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном-коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре белән берлектә коммуникация һәм маркетинг стратегияләре, эшлекле программа проектлары эшләнәчәк, ярышлар үтәчәк мәйданчыкларны техник төзү үзенчәлеге өйрәнеләчәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, WSI директорлар советының кайбер әгъзалары - WSI президенты Саймон Бартли, махсус мәсьәләләр буенча вице-президент Сан-Кве Лин, чемпионатны оештыру мәсьәләләре буенча вице-президент Стефан Прашл - узган елның язында Казанда Future Skills халыкара форумы һәм инспекция визиты вакытында булып киттеләр. WSI башкаручы директоры Дэвид Хоуи, стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент Йос де Гой, чемпионатларны оештыру комитеты вице-рәисе Майкл Фунг, "WorldSkills Abu Dhabi 2017"не оештыручы Али Аль Марзуки һәм башка рәсми затлар Татарстан башкаласына беренче тапкыр килә.

Исегезгә төшерәбез: WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты Казанда 2019 елның 18-23 августында үтә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: