Шәһри Казан

Казанда яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты була

13нче февральдә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Казанда "Тормыш музыкасы" хәйрия концерты уза.

Акция "Мы вместе - Без бергә" пациент-волонтерлык оешмасына ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Барлык җыелган акчалар да яман шеш белән авыручы балаларга төрле иҗади терапияләр уздыру өчен тотылачак.

Концертта Татарстанның халык артисты, Праганың Дәүләт операсы һәм Чехия республикасының Милли опера солисты Эдуард Трескин, халыкара фестивальләр лауреаты Илүсә Хуҗина, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов, "Прогульщики" рок-төркеме һ.б. катнаша.

Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: