Шәһри Казан

Казанда яшәүче 65 яшьлек пенсионер ил буйлап мопедта сәяхәткә чыгып киткән

Казанда яшәүче 65 яшьлек Александра Болдырева, мопедка атланып, Байкалга сәяхәт итәргә киткән. Ул кечкенә чагыннан ук зур сәяхәтләр турында хыялланган. Бары тик пенсиягә чыккач кына хыялын тормышка ашырырга булган.

Ул моңа кадәр дә мопедта яхшы җилдерткән. Тимер атына атланып, Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән. Бер елдан соң Александра шул ук мопеды белән Төньяк Кавказга, аннан Кырымга барып кайткан. Соңгысында әле байкерлар тамашасында да катнашырга өлгергән.

Реклама

Александра ханымның быелгы маршруты – Байкал. Ул инде Красноярск шәһәренә кадәр барып җиткән. Александра сәяхәттә булганда аның өчен гаиләсе бик борчыла икән. Ләкин байкер ханым: «Юл кагыйдәләрен бозмыйча, «тәртипле» сәяхәтче булып йөриячәкмен», – дип, аларны үзен ерак юлга җибәрергә күндергән.
Элек төннәрен Александра палаткада куна торган булса, хәзер кунакханәләрне сайлый икән. Бер сәяхәте вакытында аның «күчмә йортының» дугаларын урлаганнар.

Фото: 360tv.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: