Шәһри Казан

Казанда «Замбези елгасы» зооботаника бакчасы үз эшен яңадан башлап җибәрә

21-нче майда Казанда «Замбези елгасы» зооботаника бакчасы үз эшен яңадан башлап җибәрә.

 Килүчеләр яңа территорияләрдә дә, иске территорияләрдә дә була алачак. Зоопарк штат режимында 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, касса 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Хайваннарның бер өлеше зоопаркның иске өлешеннән яңа «Замбези елгасы. Африка» территориясенә күчерелгән. Иске өлешендә Якут (Терпей) исемле аю, селәүсеннәр, тавислар яшәвен дәвам итә. Шулай ук килүчеләр өчен экзотариум бинасы ачылачак, анда экзотик үсемлекләрнең - япон айвасы һәм миндальнең - чәчәк атуын күрергә мөмкин булачак.

Яңа һәм иске өлешләргә билетлар бәясе турындагы мәгълүматны зоопаркның социаль челтәрләрендә ачыкларга мөмкин. Зооботаника бакчасында билгеләүләренчә, барлык ташламалы категорияләр өчен элеккеге шартлар сакланган.

Реклама

Зоопаркта булганда социаль дистанцияне сакларга, битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, объект 28-нче марттан коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле ябылды.

Чыганак һәм фото: http://kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: