Шәһри Казан

Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары да катнашты

Реклама

Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде.

Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Алар сәүдә нокталары белән танышты.

«Бүген биредә барлык районнар катнаша. Халык төрле ассортименттагы авыл хуҗалыгы продуциясен сайлый ала», - диде Энгель Фәттахов.

"Безнең республика - үз мәнфәгатьләрен кайгыртырлык, без ел саен үзебез җитештергән продукция белән республика халкын гына түгел, аннан читтә яшәүчеләрне дә тәэмин итәбез", - дип өстәде Нәҗип Хаҗипов, игенчеләргә рәхмәтен белдереп.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында министр Энгель Фәттахов кызыклы һәм файдалы товарларның күплеге сөендерүе турында әйтте.

Татар- информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим