Шәһри Казан

Казанга туристик поездлар йөри башлый

Түбән Новгорд туроператорлары үз клиентларына ял көннәрен Казанда уздырырга тәкъдим итәргә җыена. Татарстан башкаласына махсус туристик поездлар җибәрәчәкләр. Сәяхәтчеләр Казанның күренекеле урыннары белән таныша, Бауман урамында йөри һәм Раифа монастеренә бара алачак. Туристлар юлламасы пакетына ике якка юл бәясе, көндезге экскурсия һәм төнге Казан буенча йөрү хезмәте кертелгән. Мондый турларны...

Реклама

Түбән Новгорд туроператорлары үз клиентларына ял көннәрен Казанда уздырырга тәкъдим итәргә җыена. Татарстан башкаласына махсус туристик поездлар җибәрәчәкләр. Сәяхәтчеләр Казанның күренекеле урыннары белән таныша, Бауман урамында йөри һәм Раифа монастеренә бара алачак. Туристлар юлламасы пакетына ике якка юл бәясе, көндезге экскурсия һәм төнге Казан буенча йөрү хезмәте кертелгән. Мондый турларны инде май аеннан ук башлап җибәрергә җыеналар. Туристларның саны һәр маршрутта 500 ләп кеше булыр дип көтелә. Сәяхәтнең бәясе 5-6 мең сумнан артмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: