Шәһри Казан

Казанлыларга грипптан прививканы метро станцияләре янында һәм агросәнәгать паркында ясыйлар

Казанлылар грипптан прививканы метро станцияләре янында ясата ала. Бу хакта "Татар-информ" Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Реклама

Шәһәр халкына грипка каршы вакцинация акциясен Казан буенча сәламәтлек идарәсе башлап җибәрә. Прививка ясау буенча мобиль бригадалар 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр "Җиңү проспекты", "Кәҗә бистәсе", "Яшьлек", "Авиатөзелеш" метро станцияләре янында һәм "Казан" агросәнәгать паркында ясала.

"Казанлылар привиканы һәр көнне 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр ясата ала, агросәнәгать паркында вакцинация дүшәмбедән кала 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр уздырыла", - диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри иминият полисы булуы шарт.

Тавык аксымына аллергия булганда, поствакциналь реакция, яисә моңа кадәр ясатканда хәл авырлашкан булса, вакцинация ясату тыела. Шулай ук йогышлы яки йогышсыз авыру булганда, үзеңне начар хис иткәндә, авыру кичергәннән соң ике атна үтмәгән булса да прививка ясатудан тыелып торырга кирәк, дип киңәш итә табиблар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: