Шәһри Казан

Казанлылыр математиканы "2"лелек кенә белә?!

12 мартта "Яндекс" тарафыннан оештырылган математика буенча контроль эштә катнашкан казанлыларның 42 проценты "2"ле билгесе алган.

5"ле алучылар сигез процентны тәшкил иткән. Биремне яхшы билгесенә чишүчеләр 16 процент булса, катнашучыларның якынча өчтән бере "3"ле билгесе белән канәгатьләнгән.

Реклама

Россия шәһәрләре арасында иң яхшы нәтиҗәләргә Калининград, Төмән, Владивостокта яшәүчеләр ирешкән. Аларда 45 проценттан артык катнашучы "4"ле яисә "5"ле билгесе алган. Казан күрсәткече уртачадан түбәнрәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: