Шәһри Казан

Казанлылар чит илләргә кайчан чыга алуын әйттеләр

Самолетлар коронавирус белән вәзгыять яхшыланган илләргә генә очачак.

Россиядән, шул исәптән Казаннан да  чит илгә авиарейслар 15 июльдән ачылырга мөмкин. Бу хакта TourDom.ru сайты хәбәр итә.

Реклама

РФ Транспорт министрлыгында булган җыелышта нәкъ менә шул мәсьәлә буенча фикер алышу булган. Исемлектә барлыгы 27 аэропорт күрсәтелгән. Аларның дүртесе Мәскәүдәге аэропортлар, шулай ук Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара, Ростов, Казан һ.б. калалардан да даими рейслар ачу күздә тотыла, диелә хәбәрдә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: