Реклама
Быел дүшәмбегә туры килә торган 8 март-ял көне дип игълан ителде.
Инде 2 атнадан, язның беренче көннәрендә, россиялеләрне өч көнлек ял көтә.
Россия Хезмәт кодексы нормалары нигезендә, халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган көн булачак. Ул быел, 2021 елда дүшәмбегә туры килә. Моның белән бәйле рәвештә илебез халкы 6-8 мартта ял итәчәк.
Димәк, россиялеләр эшкә сишәмбе, 9 мартта гына чыгачак.
Бәйрәмнәрдән соң килгән эш атнасы кыска, дүрт көнлек кенә булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз