Шәһри Казан

Казанлыларның уртача хезмәт хакы 40 меңнән арткан

Быелның 9 аенда казанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 43 мең 222 сумга кадәр арткан. Икътисади үсеш комитеты башлыгы Артур Вәлиәхмәтов шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Финанс өлкәсе (54,3 мең), шулай ук электр энергиясе җитештерү, газ һәм су бүлү өлкәләрендә эшләүчеләрнең (56,6 мең) хезмәт хакы иң югарысы булып кала», - дип искәртте Артур Вәлиәхмәтов.

РФ Президентының май указларын үтәү һәм казанлыларның хезмәтенә түләүнең артуы нәтиҗәсендә сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә уртача хезмәт хакының үсеш темплары шәһәрдәге уртача күрсәткечкә караганда югарырак. Бүгенге көндә ул 39,3 һәм 32,4 мең сум тәшкил итә.

Реклама

«Ел башыннан алып 16 предприятиедә 1,9 мең хезмәткәр алдындагы 103 миллион сум бурыч түләнгән. Әҗәтләрне киметү һәм «соры базар»ны легальләштерү өчен даими рәвештә шәһәр һәм территориаль комиссия утырышлары уза», - дип хәбәр итте докладчы.

Аның сүзләренчә, мондый комиссияләрнең барлыгы 127 утырышы узган, аларда Казандагы 775 оешманың эше тикшерелгән. Шуларның 278ендә хилафлыклар ачыкланган, 34 очракта мәгълүматларны прокуратурага юллаганнар.

«Эш бирүчеләр Казанда яшәүче 9,8 мең кеше белән хезмәт хакын арттыру турында килешүләр төзеде», - дип сүзен йомгаклады Артур Вәлиәхмәтов.

Егор Никитин
Татар-информ
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 11 декабрь 2018 - 12:38
    Без имени
    Исэнмесез.Кайлардан гына алып саныйсыз сон Сез ул 40 менне.Ирем дэ балам да Казанда эшлилэр бит.Икесенэ кушкач 40 менгэ тулмый.Ник гади халыктан шулчаклы колэсез сон.
  • 3 декабрь 2018 - 20:15
    Без имени
    😂😂😂 Тут кроме этого добавить то и нечего 🤔🤣🤣🤣