Шәһри Казан

Казаннан Архангельскка туры рейслар ачылды

Казаннан Архангельскка туры рейслар ачылды. Татарстан башкаласыннан очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, ә Архангельсктан сишәмбе һәм җомга көннәрендә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Казаннан самолетлар 14.45 сәгатьтә очып китәчәк, Архангельскка 17.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә лайнерлар 11.35 сәгатьтә китә һәм Казанга 13.40 сәгатьтә төшә. Bombardier CRJ 200 һава судносында юл вакыты якынча ике сәгать тәшкил итә.

Реклама

Мондый график буенча очышлар программасы көзге-кышкы навигация тәмамланганчы 2021 елның март ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: