Шәһри Казан

Казаннан Иорданиягә авиарейс ачыла

"Nordwind Airlines" авиакомпаниясе пассажирларга хезмәт күрсәтүне кышкы сезон өчен "Казан - Акаба" яңа туристик маршруты буенча башкара.

Якындагы рейсны 27нче декабрьдә дип планлаштырыла.

Очышлар якшәмбе көннәрендә башкарылачак: 7:55 сәгатьтә лайнер Акабадан оча һәм Казан аэропортына 14:15 сәгатьтә килеп җитә, Казаннан 15:45 сәгатьтә оча һәм Иорданиягә 20:05 сәгатьтә төшә.

Әлеге рейс өчен 220 кеше сыйдырышлы "Airbus A321" һава суднолары кулланыла.

Очышларның программасы якынча 2016 елның гыйнварына кадәр гамәлдә булачак, дип яза kzn.ru.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: