Шәһри Казан

Казаннан Истанбул һәм Прагага авиарейслар кайчан ачылачагы мәгълүм булды

Тиздән, бер айдан диярлек, Татарстан башкаласы белән Төркиянең төп шәһәрен һәм Праганы һава юллары тоташтырачак.


Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.

Реклама

"Төркия авиалинияләрендә “Казан — Истанбул” маршруты буенча 2 августка билетлар сатыла башлады”, - диде ул һәм Прага белән дә авиаэлемтәләр шул көннән яңартылыр дигән фаразын җиткерде.

Россия эчендә исә башкаладан 35 юнәлештә очарга мөмкин. 6 июльдән Калининград, ә 4 июльдән Геленджик белән дә элемтәләр яңарту күздә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: