Шәһри Казан

Казаннан Сочига сигез меңгә барып була

Казаннан Сочи һәм Симферопольгә яңа рейслар ачылды.

Бу җәйдә Симферопольгә "Уральские авиалинии" авиакомпаниясенең "Airbus A320" самолетлары очачак. Казаннан очкычлар сишәмбе 15:15 сәгатьтә һәм пәнҗешәмбе 18:15 сәгатьтә кузгала. Симферопольгә самолетлар 18:10 һәм в 20:45 сәгатьләрдә барып җитә. Билет бәясе 6,7 мең сумнан башлана. Әлеге рейслар 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Реклама

"Ижавиа" компаниясе очкычлары "Казан - Сочи - Казан" рейсы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Казаннан сишәмбе көнне 12:10 сәгатьтә кузгалачак очкычлар Сочига 15:10 сәгатьтә барып җитә. Билет бәясе 8,2 мең сумнан башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: