Шәһри Казан

Казанның Арча зиратында якшәмбе өмәсе оештыралар

21 апрельдә Казанның Арча зиратында якшәмбе өмәсе булачак – Бөтенроссия һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге шәһәр халкын зиратны җыештыру эшенә кушылырга чакыра. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова Facebook социаль челтәрендәге битендә белдерде, дип яза KZN.RU.

«21 апрельдә бездә якшәмбе өмәсе – Арча зираты каберлекләрен җыештырабыз. Бу Лобачевский һәм Арбузов каберләре булган төп аллея», – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Реклама

Җыелу Ярослав могҗизачылары чиркәве янында 11.00 сәгатьтә. Инвентарьны «Ритуал» муниципаль унитар оешмасы бирәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: