Шәһри Казан

Казанның хокук сакчылары җиңү белән кайтты

Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты хезмәткәрләре россиякүләм "Щит и лира" музыкаль иҗат фестивалендә җиңү яулады.

Административ хокук кафедрасы доценты Владимир Романюк белән оркестр җитәкчесе Константин Планкин скрипка һәм кларнетта чит ил әсәрләреннән поппури уйнаганнар. "Инструменталь музыка" номинациясендә бүләкне җиңүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлары департаменты җитәкчесе Владимир Кубышко белән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев тапшырган.
Быел унынчы тапкыр узган фестивальдә илнең 65 төбәгеннән 300дән артык Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре катнашкан, гала-концерт Түбән Новгород шәһәренең Минин мәйданында үткән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: