Шәһри Казан

Казанның Әмирхан урамындагы йортта чыккан янгыннан 3 кеше коткарылган

112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә кичә 21.57 сәгатьтә Казанның Фатих Әмирхан урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр иреште, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстан буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 3нче бүлеге 7нче отряды хезмәткәрләре дүрт минуттан урынга килеп, тугыз катлы панель йортның 6нчы кат тәрәзәләреннән төтен чыгуын күргән. Хуҗа фатирда кеше юклыгын, янгынның кухнядан чыгуын җиткергән.

Янгын сүндерүчеләр өч төркемгә бүленеп, берсе янгын сүндерүгә керешкән, икенчеләре күрше фатирлардан кешеләрне эзләгән, өченче төркем яна торган фатирга урамнан баскыч сузган. Янгын өч минуттан сүндерелгән. 7нче каттан 28 яшьлек хатынны һәм бер яшьлек малай белән дүрт яшьлек кызны табып, аларга маскалар кидертеп, баскычтан төшергәннәр.

Янгын нәтиҗәсендә кухнядагы җиһаз янган, кешеләр зыян күрмәгән. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламыйча куллану. Янгын турында да соң хәбәр ителгән, шунлыктан ут дөрләп яна башлаган.

Реклама

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: