Шәһри Казан

Казанның яңа урамына Сөембикә исеме бирелә

Элегрәк "Татар-информ" агентлыгы Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (ВТОЦ) Казан мэры Илсур Метшинга шәһәрнең үзәк Бауман урамын «соңгы татар ханбикәсе Сөембикә» хөрмәтенә үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүе турында язып чыккан иде.

Фәүзия Бәйрәмованың татарча язылган мөрәҗәгатенә Казан шәһәре Башкарма комитетының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева җавап биргән. Хатта язылганча, шәһәр урамнарының атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә комиссия Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә омтылмый. Моннан тыш, урам исемен үзгәртү зур авырлыклар тудыра, диелә. "Юридик затлар норматив һәм финанс документларын яңадан ясатырга, физик затлар яшәү урынында яңадан теркәлергә һәм документларын алыштырырга тиеш булачак. Бу финанс чыгымнарга китерә, ә моның белән халык килешми", дип язылган хатта.
Урамнарның атамалары анда яшәүче кешеләрнең теләге белән генә алыштырылырга тиеш, дигән юллар да бар.

Нәтиҗәдә, Людмила Андреева Бауман урамын Сөембикә урамына үзгәртүне кирәк, дип тапмый. "Сөембикә ханбикә исеме Казанның яңа урамында яки скверында мәңгеләштереләчәк", - ди Андреева.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова июнь аенда Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга рәхмәт белдерелгән һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителгән иде.

Реклама

Шәһри Чаллы


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    348
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    461
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    831
    0
    2