Шәһри Казан

Казансу өстендә самолетлар ярыша

25-26 август көнне Казанда «Red Bull Air Race» ярышлары узачак. Пилотлар инде икенче ел рәттән Казансу өстендә самолет белән төрле хәрәкәтләр ясап шаккатыра. Россиянең башка шәһәрләрендә мондый чараларның әле узганы юк.

«Red Bull Air Race» – югары тизлектә уза торган дөньяда бердәнбер чемпионат. Самолетлар тизлеге сәгатенә 370 чакрымга җитә. Биредә Master классында – 14, Challenger классында 10 пилот тизлектә, төгәллектә, самолет белән идарә итү осталыгында сыналачак. Очучылар һавада төрле каршылыкларны җиңәргә, аларны тиз һәм хаталарсыз узарга тиеш. Ә бу бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Шуңа да «Red Bull Air Race»да катнаша алырлык пилотлар санаулы гына. 2007-2010 елларда биредә беренче тапкыр Россия очучысы Сергей Рахманин да чыгыш ясаган иде. Ул 13 тапкыр беренче унлыкка чыккан.

Быелгы ярышны «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданнан карап булачак. Иң яхшы урыннарга билетлар 2-8 мең сум тирәсендә. «Миллениум» күпере, Ленин дамбасы, Сибгат Хәким урамы, Кремль яр буенда чараны бушлай карап булачак.

Реклама

Шимбә көнне ярыш 10.30 сәгатьтә флайборд тамашасы белән ачылачак. Соңыннан мотофристайл, парапланда очулар башлана. Сәгать 14.10да самолет спорты буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы булган Светлана Капанина ун минутлык программа күрсәтәчәк. 14.40-17.30 сәгатьләр аралыгында төп ярышлар булачак. Якшәмбе көнне 15.00да чемпионатның финалы уза. иң яхшы дип танылган сигез команда беренчелек өчен ярышачак.

Чемпионат барган вакытта Сибгат Хәким урамы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: