Шәһри Казан

Көчле җил һәм буранда ничек сакланырга?

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына буенча, төнлә һәм иртән, 5 февраль көнне, республика территориясендә урыны белән буран, күз күреме начараю, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәрлек көчле җил көтелә. Көндез көчле кар һәм бозлавык булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары начарланганда торак пунктлардан читкә чыгудан тыелырга куша. Урамда реклама щитлары, электр элемтәсе линияләре һәм агачлар астында йөрмәү киңәш ителә.

Реклама

Автомобильдә йөрүчеләрне куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлар һәм полосаларда күчүләрдән тыелырга чакыралар. Җәяү йөрүчеләргә сак һәм игътибарлы булырга, ут кайтаручы элементлар тагылган кием кияргә һәм хәрәкәт иткән автомобильләр алдында юлны чыкмаска киңәш ителә.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: