Шәһри Казан

Күңелеңне төшермә, эш бар

Казанда июнь ае ахырына 26 мең 290 кеше эшсез сыйфатында теркәлгән. Эш урынсыз калу күбрәк Совет, Идел буе һәм Яңа Савин районнарында күзәтелә.

Коронавируска каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында бу турыда “Казан шәһәре мәшгульлек үзәге” учреждениесе директоры вазифасын башкаручы Гөлнара Филиппова хәбәр итте.

- Ел башы белән чагыштырганда, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Беренче кварталда 4 меңнән күбрәк кеше эш белешеп килде, аларның 58 проценты кабат эш урынлы булды, - диде Гөлнара Филиппова.

Реклама

Быелның март аеннан эшсезлек өчен пособие 12 мең 130 сумга кадәр җиткерелгән. Казанда 1 июньгә 21 мең кеше эшсезлек өчен пособие ала. Коронавирус тискәре йогынты ясаган, 1 марттан соң 7 мең кеше эш урыныннан җибәрелгән.

Татарстан башкаласында бүген дә 15 мең ваканция бар. Эш урынсыз калдым, дип, һич тә күңелне төшерергә ярамый. Җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәләренә эшчеләр белән хезмәткәрләр кирәк. Күңелеңә хуш килгән эш урыны тапканчы эшләп тору мөмкинлекләре җитәрлек. Мәшгульлек үзәкләре булышлык күрсәтергә әзер.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: