Шәһри Казан

Керчьтагы узган елгы теракт корбаннары 21гә тулган

Керчь политехник көллиятендәге теракт вакытында авыр тән җәрәхәтләре алган укытучы озак вакыт дәваланудан соң вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Көллиятнең директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Денис Колесник 60ка якынлашып килүче укытучының берничә тапкыр операция кичерүе һәм ныгып китә алмавы турында әйткән.

Реклама

Узган елның 17 октябрендә Керчь политехник көллияте студенты Владислав Росляков атыш һәм шартлау оештырып, анда 20 кеше үлде һәм 70кә якын кеше яраланды. Егет ахырда үзенә атып, гомерен өзгән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: