Шәһри Казан

«Кешене алкышлап соңгы юлга озату шәригать кысасына сыймый: йә мөселманча, йә христианча озатырга кирәк»

Югалту арты югалту. Әлфия Афзалованың кырыгы да үтмәде, Хәния Фәрхиебез фани дөньяны калдырып китте. Әлфия апаны филармо­ниядән озатсалар, иҗатының шау чәчәктә чагы булгангадыр инде, Хәния ханымны Камал театрыннан озаттылар. Четерекле, нәзберек мәсьәлә булса да, дәшми кала алмыйбыз.

Реклама


Әлеге мәрасимнәрдән соң, соңгы юлга озатканда кул чабу кирәк идеме икән, үзе сораса да, Әлфия апаны артистларча киендер­мә­гәннәр әнә, Хәнияне бизәгәннәр иде, ди­гәнрәк сүзләр таралды. Шул җә­һәттән без, бер­ничә иҗат кешесенә мөрәҗәгать итеп, Сез үзегезне Камал театрыннан, алкышлап, соңгы юлга озатуларын теләр идегезме, дип сорадык.

Мирсәет Сөнгатуллин, җырчы:

- Сез шылтыратканчы бу хакта уйланганым юк иде. Бер караганда, алкышлап озатсалар, әйбәт инде. Икенче караганда, мөселманча озатсалар, яхшырак булыр дип уйлыйм.Әзһәр Шакиров, Камал театры артисты:- Алкышлап озату гадәте Россиягә Италиядән кергән. Урыслардан безгә күчкән. Әнә бөек җырчы, алтын тавыш иясе Паваротти белән башта соборда хушлаштылар, чиркәүдән чыккач, алкышлап озаттылар. Ул бу алкышларга лаек. Безнең диндә алкышлау кирәкмәгән бер гамәл итеп кабул ителә. Гомумән, үлгән кешегә кул чабу авыр тәэсир итә. Тыныч кына озату хәерлерәк, минемчә.

Венера Ганиева, җырчы:

- Ничегрәк озату мәсьәләсен театр җитәкчеләре хәл итә. Мин үзем Камал театрында түгел, опера театрында иҗат итәм. Әгәр җи­тәкчеләр тамашачыларның, ха­лыкның минем белән театрда хушлашуын тиеш дип таба икән, шулай булсын. Әнә Әлфия апаны фи­лармониядән озаттылар. Озату яхшы оештырылган иде. Ә менә Хәниягә Камал театрыннан урын биреп бик дөрес эшләделәр. Ул бик популяр, халыкчан җырчы иде. Шуңа күрә аны озатырга бик күп кеше килде. Тик аңа урынны фойеда түгел, сәхнәдә бирәсе иде. Күпләр янына килеп җитә алмады. Ничектер ашык-пошык кына алып чыгып киттеләр. Алкышлауга килгәндә, ул бит без уйлап чыгарган нәрсә түгел. Алкышлау канатландыра, дәрт-дәрман өсти. Кул чабу ул - халык рәхмәте! Сәхнә кешесен, иҗат әһе­лен кул чабып соңгы юлга озатуны яхшы күренеш дип кабул итәм.

Рабит Батулла, драматург, язучы:

- Соңгы юлга ничек озатасын югары даирәләр хәл итә. Инде төрле имеш-мимешләргә килгән­дә, әйтик, артист эчкәнме-эчмә­гән­ме, аерылганмы-кушылганмы, соң­гы юлга озатканда бизәнде­рел­гәнме-юкмы, болар - вак мәсь­ә­лә. Мин Әлфия апаны да, Хәнияне дә озатканда күрдем, икесе дә бик матур иде. Иң әүвәл без аларның фаҗигасе, ачы язмышы турында уйланырга тиеш. Әнә Тукайның да, башка бөек шәхесләрнең дә ялгышлары булган. Инде без ул сыйфатларның кайберләрен хәзер уңай итеп бәяли башладык. Әйтик, Пушкин вакыт-вакыт тавыш-гауга чыгара торган булган. Әмма аның бу тискәре сыйфатына инде хәзер бармак аша, көлеп кенә карыйбыз. Хәния халыкның күңел түрендәге кичерешләрен җырлады, шуңа күрә аны яраттылар да. Аның китүе - бик зур югалту. Әлеге артистларыбызны озатырга бик күп кеше килде. Болар бит куып китерелгән халык түгел. Артист хезмәте җиңел түгел. Әлфия апа, Хәнияләр бөтен илебез буйлап зур гастрольләргә йөрделәр, татар мәдәниятенә хезмәт иттеләр. Алар турында гайбәт сөйләү - зур гөнаһ. Мондый гайбәтчеләр күбәеп китә икән, халык ваклана башлый. Инде алкышлауга килгәндә, бу - актер өчен бик зур бәя. Кул чапканга гына шайтан килсә, театрларда бер тамашачыга да урын калмас иде. Бу гамәлнең савабы булмаса да, гөнаһы юктыр дип уйлыйм. Инде оештыру эшләренә килгәндә, алар бик үк мөкәммәл булып җитмәде. Болай тыгылыш булмасын өчен, алдан чарасын күрергә кирәк иде. Көчкә йөри торган әбиләр дә бар бит әле. Әгәр бер-бер хәл килеп чыкса, алар тапталган булыр иде. Бәлкем озатуны, ике рәт солдатлар тезеп бастырып оештырырга кирәк булгандыр.

Рөстәм Закиров,
җырчы:

- Артистларны кул чабып озаталар инде. Дөрес, беренче күргәндә бу гамәл миңа сәеррәк тоелды. Менә соңгы елларда байтак кына Камал театры артисты мәрхүм булды. Камал театры директоры Шамил Закировны да алкышлап озаттылар. Композитор Ганс Сәйфуллин белән гармунчы Рөстәм Вәлиевне дә шулай озаттык. Кемнедер алкышлап озаталар икән, мин каршы түгел. Инде үземә килгәндә, мин тыныч кына өйдән озату ягында. Әнә язучы Мөхәммәт Мәһдиевне туган ягына шулай күркәм генә озаттылар.

Иҗат кешеләрен алкышлап соңгы юлга озатуга ТР Диния нә­зарәтендә ничек карыйлар икән?

Әлеге соравыбызга нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде:

- Алкышлап озату шәригать кысасына сыймый. Йә мөселманча, йә христианча озатырга кирәк. Кул чабып озату атеистларча буладыр инде ул. Гадәттә мулла чакыралар да җеназа укырга кушалар. Әле бар­масаң, мулла озатырга кил­мә­де, дип гаеплиләр. Мәет киен­де­релгән булса, кәфенләнмәсә?! Өлешчә генә кө­мәнле булып булмый бит инде. Туфан абый муллаларны кире дип әйтә иде. Мулла булгач, без шәригать куш­каннарны таләп итәргә тиеш. Мө­селманча җирлик дип әйтәбез икән, кәфендә артык әйбер булмаска, шәригатькә муафыйк булырга тиеш.Менә шундый җаваплар. Билгеле, артист кешенең матур булып истә каласы килә. Туганнары, якыннары, яраткан тамашачылары өчен, мө­гаен, соңгы алкышлар да мө­һимдер. Шул ук вакытта үлгән кешенең йө­зенә карау гомерне кыскарта ди хәзрәтләребез. Әлбәттә, матур итеп, яратып искә алсыннар өчен, халык­ның күңел түрендәге иң нечкә кылларны тибрәтә алырга, милләте­безнең шатлык-кай­гыларын уртак­лашып яшәргә, игелекле гамәлләр­не ешрак, күбрәк кылырга кирәк.



Ватаным Татарстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 февраля 2018 в 15:12
    Әнгам Атнабаев шигырьләре Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.
    68
    0
    1
  • 25 февраля 2018 в 12:22
    Татарларда туй йолалары Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар. Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
    74
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 10:35
    Агросәнәгать паркының беренчесе Зәйдә булачак Татарстан Президенты үзенең еллык юлламасында районнарда агросәнәгать паркларын булдыру турында әйткән иде. Әлеге мәсьәләдә нинди яңалыклар бар икән? Беренче парклар кайда ачылачак? Илнур Абдуллин, Биектау.
    62
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 09:12
    Без русчаны татар теле аша өйрәндек Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 
    58
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 18:43
    Салават Фәтхетдинов: “Туган якны сагынып елый идем” “Армиядә хезмәт итеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбатта”, акча эшләп яттым.
    254
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    207
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:14
    327
    0
    4
  • 24 февраля 2018 в 12:09
    Уяну Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 
    196
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Помидорның ниндиен сайларга? Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).
    212
    0
    1
  • 24 февраля 2018 в 10:05
    Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.  Хәсән Туфан.
    92
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 05:11
    Сәламәтлек комбинаты урынында нәрсә булачак? Шәһәр уртасында бөтен кеше яратып йөргән Сәламәтлек комбинатын җир белән тигезләп куйдылар. Хәзер ул урынны койма белән уратып алганнар. Монда нәрсә булачак икән? Берәр сәүдә күңел ачу үзәге төзергә уйлыйлармы, әллә комбинатны яңартачаклармы?  Сөләйман Шакиров, Казан.
    151
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    381
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    486
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    879
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 16:08
    Сине бар да “яратачак”, алтын медаль алмасаң
    Җилдән җитез унбиш яшьлек кыз бала катлаулы элементлар ясап, боз өстенә бизәкләр төшереп, миллионлаган спорт сөючене шатландырып чыгыш ясаганда тыныч күңел белән карап утырып буламыни ул! Бу бит беренче, күптән көтелгән алтын, аяк чалучылар корган киртәләрне ватып-җимереп  күпләрнең авызын томалар өчен җавап!
    381
    0
    6