Шәһри Казан

КФУ профессоры кышның нинди булачагын фаразлады

КФУ профессоры Юрий Переведенцев кышның нинди булачагына фаразлары белән бүлеште.

Аның сүзләренчә, ноябрь һәм декабрь, гыйнвар айларында һава температурасы нормадан артмаячак та, кимемәячәк тә.
Норма буенча ноябрьдә уртача температура минус 3,7 градус, декабрьдә минус 9,6 градус, гыйнварда минус 13,6 градус, февральдә минус 12,3 градус, мартта минус 5,7 градус тәшкил итә.
Кыш азагында, ягъни февраль һәм март айларында температура нормадан югары булуы көтелә.
Казанда кар катламы 18-21 ноябрьләрдә ятар дип фаразлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: