Шәһри Казан

Хатыны белән низагка кергән ир 8 айлык балаларын үтергән

Фаҗига Ставрополь краеның Грачевский районы Бешпагир авылында булган. Әлеге авылда яшәүче ир хатыны белән низагка кергәннән соң, 8 айлык кызына берничә тапкыр пычак белән кадаган.

Сабый шунда ук үлгән. Баласының гомерен өзгән ир аннары үзенә кул салмакчы булган. Хокук сакчылары аны беренче ярдәм күрсәтү өчен хастаханәгә илткәннәр. Ир кешене РФ җинаять кодексының 105нче маддәсе буенча хөкем итәчәкләр, ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: