Шәһри Казан

Хезмәтең халыкка булса, дәрәҗәң үзеңә булыр

Татарстанда 26 майда - Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны алдан сайлап карау үткәрелә. Бу чараны “Бердәм Россия” сәяси партиясе оештыра.

“Московский” мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кандидатлар-алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.

- Алдан тавыш бирүгә 225 кеше депутатлыкка кандидат сыйфатында куела. Алар: министрлар, район хакимияте башлыклары, депутатлар, җәмәгать активистлары. Һәркайсының үз фикере, ләкин, барысы да Татарстан өчен җан атучылар. Без-бер команда, Татарстан командасы,-дип башлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.-Партия әгъзасы булып тормаучылар да алдан тавыш бирү чарасында катнашырга теләк белдерде. Депутатлыкка узмаган очракта да, сез инде безнең командада. Татарстан халкының күпчелеге “Бердәм Россия” партиясен яклый. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге- мөмкинлекләре көчле булган команда, мондый куәтле команда башка төбәкләрдә юк.

Реклама

Праймеризда ягъни алдан тавыш бирүдә катнашкан депутатлыкка кандидатлар 3 ай дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында сайлаучылар белән 90 очрашу үткәргән.
- Әлеге очрашуларда мәдәният, мәгариф, экология, авыл җирлеген һәм эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Бармак чиертеп кенә бер эш тә бар булмый. Мәсьәләләр уртак тырышлыкта, бергәләшеп хәл ителәчәк. Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру буенча өч елда 48,5 миллиард сумлык эшләр башкарылачак. Әлеге акчаларның 34 миллиардтан артыгы федераль үзәктән, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар үз фикерләре белән уртаклашты. Республиканың яшьләр эшләре министры ярәдмчесе Алсу Сәетова:”Казанның, баламның киләчәгенә битараф түгелмен. Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәмен тагын да арттырасы иде”,-диде. Укытучы Альбина Насыйрова:”Укытучыларның бюрократик йөкләмәләре артык күп. Мәктәпләрдә һөнәри берлекне-профсоюзны ныгытасы иде, алар укытучыларны якласын иде”,-дип, мәгарифкә, телләрне үстерүгә игътибар бирергә чакырды. “Безнең мирас” журналының баш редакторы Ләбиб Лерон инвалид балалар, авылларда кече эшкуарлыкны үстерү-ярдәм мәсьәләсен күтәрде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сөйләгәнчә, алдан тавыш бирү чарасында җәмәгать оешмалары вәкилләре активлык күрсәткән.

Үзенең йомгаклау сүзендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: ”Халыкның тормышын яхшырту - безнең эшчәнлегебезнең төп максаты”, - диде. 

Дамир Бәдриев фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: