Шәһри Казан

Әхмәт Садыйк Доган: «Сау бул, кадерле Казан!»

Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган 11 июльдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үткәрде.

– Төркия белән Татарстанның узган елдагы сәүдә әйләнеше 314 миллион долларны тәшкил итте. Татарстан Төркиягә 120 миллион доллар бәяләрендә товар сатты. Россия – безнең мөһим хезмәттәш. Татарстан белән тыгыз элемтәләребез Россия–Төркия хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итә. Россия тарафыннан Төркиядә АЭС төзелә, газүткәргеч торбасы сузыла. Татарстанда төрек компанияләре эшли. Әле күптән түгел Мамадыш районында йөк машиналары урындыклары җитештерә торган тагын бер завод ачтык, – диде Әхмәт Садыйк Доган.

Россия – Төркия мәдәният һәм туристлык елы – 2019 ел. Шушы уңайдан Төркия вәкилләре Казанда да төрле мәдәни чаралар үткәрә.

– Россиядән Төркиягә 2017 елда – 4,7 миллион, узган ел 6 миллионга якын турист килде. Быел, мөгаен, тагын да күбрәк булыр. Татарстаннан узган ел Төркиягә 250 мең турист барган иде, – дип сөйләвен дәвам итте Әхмәт Садыйк әфәнде.

– Төркиягә татарстанлылар күпләп бара, һәр шәһәрдә хөрмәт күрсәтәләр, рәхмәт! Ләкин Төркиядән Казанга килүчеләр аз, – дип сорау бирдем.

Реклама

– Төркиядән Россиягә килү өчен виза кирәк, шушы хәл туристлар килүенә киртә тудыра. Виза бетерелсә, төрекләр килүе артыр иде. Казан искиткеч матур! Казанны үз күзләрең белән күрү кирәк. Сау бул, кадерле Казан! – дип җавап кайтарды Әхмәт Садыйк Доган.

Саубуллашуының серен үзе үк ачып та бирде.

– Казанда генераль консул вакытым тәмамланды, Төркиягә кайтып китәм, – диде Әхмәт әфәнде. – Россия Федерациясендә төрек консулы булу зур дәрәҗә. Россияне олы хезмәттәшебез итеп саныйбыз. Илбашларыбыз дустанә элемтәдә тора, бу үзара хезмәттәшлеккә ышанычлы җирлек тудыра. Татарстанда эшләгәнемә горурланам. Онытмам, бик җылы тәэсирләр белән китәм.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы галереясында «Казан» журналы фотокорреспонденты Гөлнара Сагиеваның Төркия күренешләрен чагылдырган күргәзмәсен хөрмәтле кунаклар да хозур кылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: