Шәһри Казан

12 яшьлек кызын көчләгән һәм үтергән өчен ана кеше 5 миллион таләп итә

Краснодар краенда яшәүче хатын-кыз, балиг булмаганнар белән эшләүче инспектор 12 яшьлек кызын көчләгән һәм үтергәннән соң, Эчке эшләр министрлыгыннан 5 миллион сум компенсация таләп иткән, дип яза «Инфо24».

2017 елны 24 яшьлек инспекторны суд 23 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Реклама

Тикшерү барышында аның 11-16 яшьлек балаларны урманга алып барып көчләве ачыкланган. Балаларның күбесе авыр хәлле гаиләләрдән булган. Чираттагы җинаятеннән соң, кызны урманнан алып кайтып килгәндә, баланы эзләүләрен белгәч, куркуга төшкән хокук сакчысы аны машинадан чыгарып үтергәнче кыйнаган һәм елгага ташлаган. Ир кеше гаебен тулысынча таныган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: