Шәһри Казан

Кием-салым арзаная

2017 елның 1 сентябреннән трикотаж һәм вискоз тукымаларга таможня пошлинасын бетерделәр. Шунлыктан Россиядә эшләнгән киемгә бәяләр 10 процентка арзанаер дип көтелә.

Реклама

Евразия икътисад комиссиясе таможня пошлинасын бер елга бетерде. 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 2 гыйнварына кадәр кайбер ясалма вискоз тукымаларга да бетереләчәк, дип яза «Татар-информ», «Известия»гә сылтама белән.

Җиңел сәнәгать берлеге вице-президенты Надежда Самойленко вискоз тукымаларга пошлинаны бетерү Россиядә аларга ихтыяҗ арту һәм нәтиҗәдә җитештерүчеләргә бәяне төшерергә мөмкинлек бирү белән аңлата.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: