Дәүләт Думасында 2026 һәм 2027 елларда пенсияләрне индексацияләү турында сөйләделәр.
Россиядә 2026 елда пенсияләрне ике тапкыр индексацияләү планлаштырыла, 1 февральдән 4,5 процентка һәм 1 апрельдән 5,5 процентка, ә 2027 елда - 1 февральдән 4 процентка һәм 1 апрельдән 4,1 процентка, дип хәбәр иткән РИА Новости басмасына Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин ("Бердәм Россия" партиясеннән).
"2026 елда ике тапкыр индексация үткәрү күздә тотыла: 1 февральдән 4,5 процентка һәм 1 апрельдән 5,5 процентка. 2027 елда 4 процентка һәм 4,1 процентка арту планлаштырылган", - дигән Чаплин журналистлар белән әңгәмәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ния инде аны ололыклап язарга........
0
0