Шәһри Казан

Киләсе елны булачак Россия Президентын сайлауны күчерергә мөмкиннәр

2018 елдагы Россия Президентын сайлау көне 11 еннән 18 март көненә күчерелергә мөмкин. Бу хакта, "Татар-информ" "РИА Новости"га сылтама белән хәбәр итә. Проектны Дәүләт Думасы депутатлары 14 апрельгә кадәр карарга мөмкин.

Реклама

Гамәлдәге законнар буенча, ил президентын сайлау март аеның икенче якшәмбесендә үтә. Дәүләт Думасында каралачак төзәтмәләр пакетында бер искәрмә бар: әгәр мартның икенче якшәмбесе бәйрәм арты яки яллар күчерелү сәбәпле эш көне булса, сайлау көне нәкъ бер атнага күчерелә ала.

Утырыш барышында шулай ук түбән палата депутатлары сайлау законнарына башка үзгәрешләр дә кертә алачак. Мәсәлән, теркәлгән урыннан башка җирдә сайлау мөмкинлеген бирә торган талон гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: