Шәһри Казан

Кимүгә түгел, артуга барабыз (коронавирус буенча статистика)

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 44 яңа очрагы расланган, шуларның икесе читтән кайткан кешедә ачыкланса, 42се элемтә аша йоктырган.

9 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар 30дан 50яшькәчәләр арасында - 23 хаста, 50дән 60 яшькә чаклы - 7, 60-70 яшьтәгеләр - 6, 18дән 30яшькә чаклы һәм 70 тән 80 яшьтәгеләр- 4ешәр очрак. 

Реклама

География:
1.    Казан - 33
2.    Аксубай районы - 1
3.    Әлки районы - 1
4.    Арча - 5
5.    Яшел Үзән - 1
6.    Лаеш - 1
7.    Спас - 1
8.    Чистай - 1


21 октябрьгә Татарстанда 7943 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Бөтен чорда 6803 кеше савыккан, шул исәптән 47есе узган тәүлек эчендә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: