Реклама
Ауди автомобилен урлаган үсмерләр өч көн дәвамында Татарстан буенча сәяхәт итәләр. Аларны Түбән Кама юл-патруль хезмәте постында кулга алалар. Каракларны тоткарлау өчен автоинспекторлар юлга аркылы фура машинасы куя.
Килеп бәрелгәч, үсмерләр чыгып кырга таба йөгерәләр. Әмма ерак китә ала алмыйлар.
Иске Ауди машинасын алар җомга көнне Мамадыш районында урлаган. Казанга кадәр җитеп, төн кунгач, Түбән Камага юл тоталар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз