Шәһри Казан

Китапларны чылбырда саклаганнар

Урта гасырларда китап сирәк һәм кадерле нәрсә булган, шуңа күрә китапханәләрдә һәрберсен киштәгә чылбыр белән бәйләп саклаганнар. Китап саклауның иң ышанычлы бу ысулы бөтен Европада киң таралган булган.

Шул чорлардан безгә килеп җиткән борынгы китапханәләрнең иң зурысы – Бөекбританиянең Херефорд соборында урнашкан. Анда урта гасырдан калган 229 китап бар. Алар бозылмасын өчен махсус җайланмалар ярдәмендә, бүлмәнең җылылыгын, корылыгын даими тикшереп торалар. Китаплар монда бүген дә үз заманыннан калган чылбырлар белән бәйләнгән килеш тора. Төзелеше дә, китапларның тезелеше дә шул дәвердәгечә.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: