Шәһри Казан

«Көнчыгыш» автовокзалында өстәмә рейслар

Казанның «Көнчыгыш» автовокзалыннан Тольяттига яңа рейслар ачылды.

Автобуслар көн саен 17:00 сәгатьтә кузгалып китә. Билет бәясе - 650 сум. Җомга һәм якшәмбе көннәреннән кала, биредән Нурлатка рейслар да йөриячәк. Кузгалып китү автовокзалдан - 14:00 сәгатьтә. Юл хакы - 400 сум. Бәйрәм арасында исә, 20-23 февральдә Чаллы, Түбән Кама, Сабага да өстәмә рейслар булдырылачак. Чаллыга бару 350 сум, Түбән Камага 500 сум, Сабага кадәр юл бәясе 170 сумга төшәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: