Шәһри Казан

Көнләшүдән ике яшьлек баласын үтергән хатын турындагы хәлгә ачыклык кертелде

Бу атнада Чаллыда булган коточкыч вакыйга тетрәндерде. 32 яшьлек ана үз куллары белән 2 һәм 6 яшьлек улларын пычак белән чәнчегән, кечкенәсе шунда ук үлгән, ә зурысын авыр хәлдә Казанга озатканнар.

Тикшерү барышында әлеге фаҗиганең көнләшү аркасында килеп чыгуы ачыкланган. Хатын ирен хыянәт итүдә гаепләгән. Чираттагы низагтан соң ире әниләренә киткән, ә хатын ике баласын чәнчегән һәм үзен үтерергә тырышкан.

«Елабуга-24» хәбәр итүенчә, гаиләдә низаглар еш булган. Ир белән хатын психологка да йөргәннәр. Тик хатын психолог белән сүзгә килеп, аңа йөрүдән туктаган булганнар. Ир Алабугадагы бер оешмада электрик булып эшләгән.

Фаҗига булган көнне ире эштән кайткач, хатыны аны коллегасы белән хыянәттә гаепләп, эшеннән китәргә кушкан. Ир низагтан качу өчен әти-әниләренә киткән, ул һәрбер тавыш чыккан саен шулай эшли торган булган.  

Реклама

Озакламый телефонга канга баткан балалары фотосы килгәч, ир башта тагын берәр чираттагы "шаяртуы" гына дип уйлаган, чөнки чыгып киткәнче плитәдә кызыл төстәге компот торганга игътибар иткән булган. Ләкин шалтыраканнан соң, гыжылдаган тавышлар ишетеп, нидер булганын аңлап алган. Туганы белән ир өенә кайтып кергәндә фатир канга баткан була.

Җинаять кылган әни кеше әлегә хастаханәдә дәвалау үтә, аннан соң аны изоляторга озатачаклар.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: