Шәһри Казан

«Коляда» рус фольклор ансамбленә багышланган китап чыккан

6 гыйнварда сәгать 11.00дә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында, Раштуа бәйрәме һәм «Коляда» рус фольклор-этнографик ансамбле эшчәнлегенә 25 ел тулу уңаеннан, «Пришла Коляда» җыентыгын тәкъдим итү була.

«Коляда» ансамбле - бөтенроссия, халыкара фольклор фестивальләр һәм конкурслар лаауреаты. Л.В. Лучшева белән Н.П. Кузьмина туплаган җыентыкта ансамбльнең оешу тарихы, рус халык иҗаты турында бай материал бирелә. Китап, «Татарстанда рус традицион мәдәнияте» проектын һәм «2014-2020 елларга Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни автономиясе тарафыннан эшләнгән. Аны тәкъдим итү чарасына министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ансамбльнең төрле еллардагы составы, фольклор белгечләре һәм Рус милли-мәдәни автономиясе активы чакырылган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: