Шәһри Казан

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек башланды

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне башлады

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала.

Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек башланачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырды.

Карар «РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм уздыру гамәлләрен башлауга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында» кабул ителә, диелә Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы хәбәрдә.

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала. Шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны башлаячак.

Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аны соңрак вакытка күчерделәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тавыш бирүнең яңа көне 24 июнь дип фаразлана.

tatar-inform.tatar.

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала.

Бүген, 10:44
 

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек башланачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырды.

Реклама

Карар «РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм уздыру гамәлләрен башлауга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында» кабул ителә, диелә Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы хәбәрдә.

Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала. Шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны башлаячак.

Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аны соңрак вакытка күчерделәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тавыш бирүнең яңа көне 24 июнь дип фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: