Шәһри Казан

Корбан бәйрәме көнне кайбер автобуслар һәм троллейбуслар 3.30 сәгатьтә йөри башлый

21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла.

Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары 3.30 сәгатьтә йөри башлый, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Искәртергә кирәк, Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана. Өстәп әйтергә кирәк, 21 августта Казанның муниципаль паркингыннан файдалану бушлай булачак. Бу көн бәйрәм ял көне булып санала.

чыганак - kzn.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: