Шәһри Казан

Коронавирус бирешми: тагын 43 яңа очрак (ковид буенча статистика)

Татарстанда узган тәүлектә СОVID-19ның 43 яңа авырып китү очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кайткан кешеләрдә табылган, 41 се коронавирусны элемтә аша йоктырган.

1 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькәчә кешеләр арасында- 19 кеше, 18 дән 30яшькәчәләр һәм 50 дән 60 яшьтәгеләр арасында -  9 авыру, 60 тан 70 кә чаклы - 4, 18 яшькә кадәр балалар арасында- 2.

Реклама

Географик бүленеш:
1.    Казан - 29
2.    Яр Чаллы - 1
3.    Әлмәт - 3
4.    Югары Ослан - 5
5.    Яшел Үзән - 1
6.    Лаеш - 1
7.    Лениногорск -  1
8.    Менделеевск - 1
9.    Нурлат - 1

20 октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән чирләп китүнең 7899 очрагы теркәлгән. Бөтен чор буенча 6756 кеше савыккан, шул исәптән 15 узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: