Шәһри Казан

45 яңа очрак! Татарстанда коронавирус буенча хәлләр авыр (узган тәүлек буенча статистика)

Татарстанда СОVID-19ның 45 яңа очрак теркәлгән, шуларның 1се читтән кайткан кешедә теркәлсә, 44 кеше бу чирне элемтә аша йоктырган. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп йоктыручылар 30дан 50 яшькәчәләр арасында- 24 очрак, 18 дән 30 яшькәчә кешеләр арасында - авыручылар 7 очрак, 60 тан 70 кә кадәр - 6 хаста,
18 яшькәчә балалар арасында - 1 чирләп китү очрагы теркәлгән.

Реклама

Географик бүленеш:
1.    Казан - 25
2.    Яр Чаллы - 4
3.    Аксубай районы - 1
4.    Әлмәт - 5
5.    Бөгелмә - 1
6.    Биектау районы - 1
7.    Лаеш - 1
8.    Лениногорск -  1
9.    Мөслим - 1
10.    Яңа Чишмә районы - 1
11.    Нурлат - 1
12.    Балык Бистәсе - 1
13.    Тукай - 1
14.    Ютазы районы - 1

19 октябрьгә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 7856 яңа очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6741 кеше савыккан, шул исәптән 8се узган тәүлектә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: