Шәһри Казан

Коронавирус йоктырган Казан гүзәле хастаханәдән чыккан

Умидә Мамазакирова тагын алдагы ике атнаны өендә, карантинда үткәрәчәк.

Күптән түгел "таҗлы вирус" йоктырган Казан моделе Умида Мамазакирова социаль челтәрләрдәге үз битендә хастаханәдә дәвалануының тәмамлануы, өенә кайтып китүе турында хәбәр итте. Кыз хастаханәдә 10 көн булган. Инстаграмдагы үзенең постында ул РКИБ ның барлык хезмәткәрләренә шундый авыр вакытта чирләүчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Беләсезме нәрсә? Мин өйгә кайтам! РКИБ ның барлык табибларына, шәфкать туташларына рәхмәтемне белдерәм! Рәхмәт сезгә сабырлыгыгыз, эшегез, аңлавыгыз өчен! Без сезне бик бәялибез! Өй карантины - палатада үткәргән 10 көннән соң, алай ук куркыныч түгел. Барыбызга да нык сәламәтлек телим, ә мондый катлаулы вакытта иң мөһиме, сабырлык телим ", - дип язган модель посты астында.

Моңарчы, "Шәһри Казан"  Казан моделеның "таҗлы вирус" йоктырып, дәвалануы турында язып чыккан иде инде. Умиданың берничә көн эчендә тән температурасы югары булган, җитмәсә, калтырану да сизгән. Шуннан соң ул табибларга мөрәҗәгать иткән.

Хәрмәтле укучыларыбыз, бер-берегезне саклагыз, яклагыз. Безнең бердәмлегебез шундый авыр сынау килгән вакытта күренә, беленә.
 

Лилия Гайнуллина


 

Реклама


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: