Шәһри Казан

Коронавирусны иң күп йоктыручылар - Казан һәм Яр Чаллы кешеләре (яңа статистика)

Татарстанда коронавирусның 56 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлегенә 56 СОVID-19 очрагы ачыкланган, аларның барысы да элемтә аша йоккан. Хастаханәгә 24 пациент озатылган, 32се - өйдә дәвалана. Йоктыручыларның күбесе - 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр (17). Бер кеше- 90 яшьтән өлкәнрәк.

Географик бүленеш:

1. Казан - 23

2. Яр Чаллы - 13

3. Әлмәт - 3

4. Апас - 1

5. Әтнә - 3

6. Баулы - 1

7. Яшел Үзән - 3

Реклама

8. Лаеш - 1

9. Лениногорск - 1

10. Менделеевск - 1

11. Нурлат - 1

12. Саба - 1

13. Сарман - 1

14. Тәтеш - 2

15. Чистай - 1

"22 февральгә Татарстанда СОVID-19ның  17 656 яңа  очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан бирле, 14 219 кеше терелгән, шул исәптән 3се узган тәүлек эчендә", - дип хәбәр итә республиканың әлеге чир белән көрәшү штабы. COVID-19ка каршы 71 838 кеше вакцина алган, 591есе - узган тәүлек эчендә. Икенче дозаны 13 615 пациентка куйганнар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: