Шәһри Казан

Коронавирустан дәваланганда кулланырга ярамый торган дарулар билгеле

Ковидтан дәвалаганда берничә төрле препаратны куллану киңәш ителми. Аларның исемлеген АКШтагы Цинциннати балалар хастаханәсендә эшләүче медицина фәннәре докторы Джошуа Шаффцин төзегән.

Беренче чиратта табиб лопепамидлы диареяга каршы препаратларны кулланмаска киңәш итә. Чөнки алар эчәклекләрнең эшчәнлеген акрынайта һәм организмнан вирусларны чыгарырга комачаулый. Иң яхшысы күпләп су эчәргә һәм организмдагы табигый процессларга каршы бармаска, ди ул.

Табиб ингаляторлар да кулланмаска киңәш итә. Астма булмаган очракта, ингаляция ясау киресенчә, авыруны көчәйтергә генә мөмкин икән.

Моннан тыш, составында фенилдфрин булган дарулар да йөрәк авыртуыннан интегүчеләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин, дип кисәтә Джошуа Шаффцин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: