Шәһри Казан

Коронавирустан терелгән кешеләрнең иң зур хатасы нинди?

Кеше Covid-19 коронавирусы белән авырып терелгәннән соң, спорт белән интенсив шөгыльләнү авыр нәтиҗәләргә яки кабат авыруга китерергә мөмкин.  

Табиб-иммунолог Илья Кукин «Кичке Мәскәү» тапшыруында: «Әйе, авырудан соң күпләр әлеге спорт драйвын кабат тоярга тели һәм, әлбәттә, инфекция алганчы булган нәтиҗәләрне күрсәтү өчен күп көч куя башлый. Бу иң зур хаталарның берсе», - диде. 

Аның сүзләренчә, авыру вакытында сәламәт күзәнәкләр артык энергия сарыф итә һәм спорт йөкләнеше интенсив булганда, аның организмына җитмәскә дә мөмкин.

Реклама

Спорт залында яки өй шартларында тулы канлы күнегүләргә сәламәтлекне яңадан торгызу чорыннан соң гына әйләнеп кайтырга мөмкин. Рецидив булдырмаска була — моның өчен бер айга якын вакыт кирәк булачак.

Ул физик активлыкка акрынлап чыгарга киңәш итте - элекке күрсәткечләргә ай дәвамында әйләнеп кайтырга була, ә иң яхшысы - күнегүләр алдыннан табиб белән киңәшләшү, диде.  

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: