Шәһри Казан

Коронавирустан вакцинаны кайчан ясый башлаячаклар?

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәлләр буенча директоры Майкл Райан коронавирустан вакцинаны массалы рәвештә кайчан ясый башлаячакларын әйтте, дип яза “РИА Новости”.

- Вакцина ясау 2021 елның беренче яртыеллыгында булачак, - ди ул. Майкл Райан сүзләренчә, вакцинаны уйлап табу бер хәл, аны җитештерү дә вакыт таләп итә.

Реклама

- Вакцина байлар өчен дә, ярлылар өчен дә түгел, ул барысы өчен дә, -дип белдергән Майкл әфәнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: