Шәһри Казан

Кортлар 50 меңгә якын акчаны ашап бетергән!

Көньяк Джакарта шәһәрендә яшәүче бер кызның 10 миллион рупиен (безнең акчаларда - 46 мең сум) термит дигән кортлар ашап бетергән. 

Кыз 3 миллион рупий акчасын әбисенә биргән булган. Ләкин әби кеше ул акчаларны кулланмаган, киресенчә, аз-азлап анда үзе акча өстәп барган. Акчалар шкаф эчендә пакетта сакланган. Кыз бу хакта белмәгән дә. Әбисе үлеп киткәч, шкафны ачып караса – ике пакет акча яткан. Ләкин алар кулланырлык хәлдә булмаган инде, аны кортлар кимергән. Кыз әлеге акчаларның 1 миллион рупиен гына банкта алмаштыра алган. Безнең акчаларга күчерсәк, аның кулына ни бары - 4 мең 600 сум акча кергән. Калган акчаларны ташларга туры килгән. 
 

Реклама

 

фото - @putribuddin/twitter.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: