Шәһри Казан

Корылмалар елга-күлләргә 5 метрдан якын булса, хуҗасына штраф яный

Республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгында Сусаклагыч зоналар елы инде инде узган елда ук башланган. Корылмалар елгаларга һәм күлләргә 5-20 метрдан да якын торырга тиеш түгел.

Койма тотып, халыкның елга һәм күл буйларына ки­лү юлын да чикләргә ярамый. Шушы таләпләрне бозуның узган ел гына да 105 очрагы ачыкланган, гаеплеләргә бер миллион 146 мең сум штраф салынган. Казанның Борисково бистәсендә «У Радика» кафесына, сулыкларга килү юлын тимер-бетон койма белән тотып алганы өчен, 250 мең сум штраф билгеләнгән, койма сүттерелгән. Башкаланың «Оргсинтез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә шундый ук гамәле өчен 200 мең сум штраф түләгән, елга буен каплаган тимер коймасын сүтеп алган. Бөгелмәдәге «Троицкнефть» ябык акционерлык җәмгыяте, «Бөгелмә технологик транспорт идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм «БЭНЗ» ачык акционерлык җәмгыяте, Карабаш сусаклагычы ярларына «хуҗа» булып алганнары өчен, административ җавапка тартылганнар. «Лениногорск җылылык челтәре» оешмасы Зәй елгасы ярындагы коймасын, ә Әлмәт шәһәрендәге «Ягра-Капитал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Карабаш сусаклагычы ярындагы коймасын бетерергә мәҗбүр булган.

- Мишә елгасы буйларын тикшергәндә, закон бозуның утыз очрагы ачыкланды инде, эшләр судка бирелде, - ди экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе җитәкчесе Алмаз Закиров.
Тавыклар йөгерешеп йөрерлек кенә булган кечкенә инешне дә койма белән тотып алырга ярамый. Казанның Самосырово бистәсендәге Школьная урамында Вертелевка елгачыгының бер өлеше бетон коймага уратылган, бичаракай. Алмаз Закиров кисәткәнчә, бу факт та судка тапшырылачак, койма сүттереләчәк.

Елга һәм күл буйларында төзелеш законнарын бозучылар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе нигезендә җавапка тартылачаклар. Физик затларга - 3 меңнән 5 мең сумга, җитәкчеләргә 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Юридик зат сыйфатында оештырылмыйча гына шәхси эшмәкәрлек алып баручыга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салына яки эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатыла. Юридик затның да эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылырга мөмкин, ә штраф тагын да зуррак - 200 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Җәйге чорда барлык елга һәм күл буйлары тикшереп чыгылачак. Суд хөкемнәренә тартылганчы, штрафлар түләгәнче, корылмаларны һәм коймаларны сүтә башлау хәерле.

Реклама

Самосырово бистәсендәге законсыз койма.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: