Шәһри Казан

Ковидка антитәнчекләре булган иң күп затлар - укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында

Татарстанда 2020 елның декабрендә узган яңа коронавирус инфекциясенә коллектив иммунитетны тикшерүнең өченче этабы күрсәткәнчә, тикшерелгәннәрнең 51 проценты COVID-19га карата антитәнчекләргә ия. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Тикшерү өч этапта узган - июньдә, сентябрьдә һәм декабрьдә. Республиканың барлык муниципаль территорияләреннән очраклы сайлап алу ысулы белән сайлап алынган 2 947 татарстанлыны тикшергәннәр. Белгеч искәрткәнчә, тикшерүнең беренче этабы нәтиҗәләре буенча 31 процент кешедә COVID-19га карата антитәнчекләр ачыкланган, икенче этапта - тикшерелгәннәрнең 45 процентында. Өченче этапта тикшерүдә катнашканнарның  51,2 процентында яңа коронавирус инфекциясенә карата  антитәнчекләрнең булуы ачыкланган. 

Реклама

"Антитәнчекләр булган иң күп затлар - бу 56,4 процент - "укытучылар һәм тәрбиячеләр" категориясендә. Икенче урында мәктәпкәчә яшьтәге балалар бара - 54 процентка якын. Алга таба медицина хезмәткәрләре - 50 процент, мәктәп яшендәге балалар - 47,5 процент һәм студентлар арасында - 45 процент", - дип хәбәр итте Авдонина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: